Диләрәнең башына җиткән төлке үзе дә асылынып үлгән
Тавык башына гына түгел, кеше башына җиткән төлке… Кайбыч районы Колангы авылында 7 декабрь көнне булган бәхетсезлек очрагы бик аяныч үлемгә китерә. Авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗанов, төлке дип уйлап, ялгыш 38 яшьлек Диләрә Вәлиуллинаны ау мылтыгыннан атып үтерә.